2020 ел ахырына кадәр консультацияләр бушка узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция республика үзәге базасында гаиләсез калган балаларны тәрбияләүче яисә тәрбияләүгә алырга теләүче ата-аналарга бушлай психологик-педагогик, консультатив һәм методик ярдәм күрсәтү өчен «Без бергә» консультация үзәге эшли башлады.
Консультация үзәге белгечләре балаларны укыту һәм тәрбияләү, белем бирү формасын сайлау һәм балалар үсеше белән турыдан-туры бәйле башка мәсьәләләр буенча төгәл, дистанцион һәм күчмә консультацияләр үткәрә.
2020 ел ахырына кадәр консультацияләр бушка узачак. Язылу +7(843)563-35-16 телефоны буенча башкарыла. Кабул итү дүшәмбедән шимбәгә кадәр алып барыла, дип хәбәр иттеләр үзәктә.
Проект «Мәгариф» милли проектының «Балалы гаиләләргә ярдәм» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.