Шалтыратулар 10-12 сентябрь көннәрендә кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 10-нчы сентябрьдән Татарстанда 13-нче сентябрьдәге бердәм тавыш бирү көненә әзерләнү һәм уздыру чорында гражданнарның хокукларын үтәүне күзәтү буенча кайнар линия эшли башлый.
Шалтыратулар 10-12 сентябрь көннәрендә көн саен 9.00-дән 18.00-гә кадәр түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: +7(939)345-37-50.
Тавыш бирү көнендә, 13-нче сентябрьдә, кайнар линия 8.00 сәгатьтән сайлау участокларын ябуга кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.