Республика халкына Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре консультация бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). 21 гыйнвардан Татарстанда сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук яраклылык сроклары буенча кайнар линия эшли башлаячак. Казан һәм республика халкына Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре консультация бирәчәк.
Үз сорауларын 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (843) 273-34-85 телефоны буенча бирергә мөмкин булачак. Кайнар линия 4 февральгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.