Кайнар линия 29-нчы июньгә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 23-нче июньдә Татарстанда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый. Кунакханә һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче оешмалар вәкилләре консультацияләр алачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре белән киңәшләшү өчен түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк: +7(843)273-76-72 (10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр). Кайнар линия 29-нчы июньгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.