В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ресурс ярдәмендә мәктәп укучылары һәм ата-аналар үзләрен кызыксындырган белем бирү программаларын таба алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Татарстанда һәм аның башкаласында балаларга өстәмә белем бирү навигаторы эшли башлады. Яңа ресурс ярдәмендә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган белем бирү программаларын, шулай ук алар укытыла торган учреждениеләрне таба алачаклар.
Портал һәм мобиль кушымтаның төп бурычы - конкрет муниципаль берәмлектә балаларга өстәмә белем бирү программалары турындагы актуаль мәгълүматны алу оперативлыгы һәм мөмкинлеге. Яндекс.Карта картографик сервисы белән синхронизация баланың яшәү урынына якын булган өстәмә белем бирү учреждениесен, аның адресын һәм элемтәләрен табарга мөмкинлек бирә. Шулай ук биредә өстәмә белем бирү оешмалары базасында гамәлгә ашырыла торган барлык программалар турында да мәгълүмат алып була. Хәзерге вакытта ТР Балаларга өстәмә белем бирү навигаторы системасында республиканың 153 өстәмә белем бирү оешмасында гамәлгә ашырыла торган биш меңнән артык балаларга өстәмә белем бирү программасы урнаштырылган.
Билгеле бер программаны сайлаганда, кулланучы ТР Балаларга өстәмә белем бирү навигаторы системасы аша учреждениегә керү өчен гариза калдыра ала. Гариза ТР Электрон мәгариф порталында тутырыла һәм учреждениегә каралуга китә.
Моннан тыш, сайтта социаль-психологик тернәкләндерүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, шл исәптән инвалид балаларны да, һөнәри яктан үзбилгелүгә ярдәм итүгә җайлаштырылган өстәмә белем бирү программалары да тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.