В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җыелган акчалар авыру балаларны дәвалауга юнәлтеләчәк
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
Акция Казанда гына түгел, республиканың башка районнарында да популярлык казанды. Ислам кануннары буенча дини әдәбият аерым утильләштерелә.
Макулатура җыю белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре шөгыльләнә, шул ук вакытта алар актив рәвештә аңлату эшләре дә алып бара, дип хәбәр итте оештыручылар.
Икенчел чималны кабул итү пункты эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Г.Тукай урамы, 38 адресы буенча (ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасы) эшли. Тулырак мәгълүматны +7(843)237-97-61 телефоны аша белергә мөмкин.