Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2019, 11:35

Татарстанда шәһәр яны лагерьларына юлламаларны онлайн-сату системасын эшләтеп җибәрәчәкләр

Быел аңа 4 лагерь җәлеп ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май, Ксения Швецова). Быел Татарстанда беренче тапкыр шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларына юлламаларны онлайн-сату системасын эшләтеп җибәрәчәкләр. Яңа ресурс ярдәмендә ата-аналар лагерь инфраструктурасын өйрәнә, аның барлык хезмәтләре, профиле һәм хезмәткәрләре белән таныша алачаклар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялын оештыруга багышланган брифинг барышында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Яңа ресурста ата-аналар 3D-сурәт форматында лагерь инфраструктурасын өйрәнә һәм барлык биналар буенча «йөреп чыга» ала, лагерьдагы менюны өйрәнә, балалар белән нинди әйдаманнар һәм укытучыларның эшләячәген карый алачаклар, дип сөйләде Д.Фәттахов. «Без мондый ресурсны беренче тапкыр эшләтеп җибәрәбез һәм идеалда кыска вакыт эчендә кунакханәләрне онлайн-броньлау системасына килергә телибез, - диде ул. - Ата-аналар лагерь турында барлык мәгълүматны өйрәнеп кенә калмыйча, шунда ук, онлайн форматында элек булган барлык процессларны кыскартып, юлламаны да ала алачак».

«Җәй» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәгенә ата-аналарга сатып алынган юлламаны алып китү өчен бер генә тапкыр килергә кирәк булачак. Быел система сынау режимында республиканың дүрт балалар лагеры белән генә эшләячәк, әмма киләчәктә аңа шәһәр читендәге барлык балалар лагерьларын да кертү планлаштырыла.

«Бу катлаулы проект, без ведомствоара эшнең стереотипларын җимерәбез. Болар барысы да җәйге сәламәтләндерү кампаниясен халыкка аңлаешлы һәм уңайлы итү өчен булдырыла», - диде Д.Фәттахов.

Быел Татарстанда барлыгы 218 мең 672 баланы җәйге ял белән тәэмин итү планлаштырыла, алар өчен 1815 ял оешмасы эшләячәк.

Барлык яңалыклар