Аның ярдәмендә бонуслар алырга, туристлык маршруты төзергә һәм сатып алулар өчен түләргә була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль, Алинә Бережная). Татарстанда туристлар өчен Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасы барлыкка килде. Аның ярдәмендә биналарда ташламалар алырга, туристлык маршруты төзергә һәм сатып алулар өчен акча түләргә була. Бу хакта бүген чәй музеенда узган кушымта презентациясендә «ТР туризмны үстерү үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы генераль директоры Дилбәр Садыйкова сөйләде.
Tatarstan Tourist Pass - куллануда гади һәм алдан акча түләп куюны таләп итми торган уникаль продукт, дип раслый ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
«Кунакның классик картасы алдан түләү принципларында тормышка ашырыла – мондый система илнең эре шәһәрләрендә һәм Европада кулланыла. Туристлар алдан ук картаны сатып алырга тиеш, аңа алдан түләп кую буенча билгеле бер музейларга керү, шулай ук биналарда лояльлек программалары кертелгән», – дип аңлатты С.Иванов. Tatarstan Tourist Pass кушымтасы бөтенләй башка принцип буенча эшли, дип дәвам итте спикер. «Карта бушлай, музейларга һәм истәлекле урыннарга кергәндә аның ярдәмендә сез ташлама белән түлисез. Безгә мондый система уңайлырак кебек тоела, һәм туристларның чыгымнары аларның күпме урында булуларына бәйле булачак», – дип билгеләп үтте ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе.
Моннан тыш, виртуаль картаны Apple Wallet, Google Pay һәм Samsung Pay кесә кошелекларына бәйләргә һәм аерым физик карта эшләтмичә аның белән сатып алулар өчен түләргә мөмкин.
Акыллы кушымтаны кулланучылар лояльлек программаларында гына катнашып калмыйча, үзләренең туристик маршрутларын да төзи алалар. Программада республика шәһәрләре буенча иллюстрацияләнгән юл күрсәткечләре – тарихи һәм мәдәни күзәтүләр, төп истәлекле урыннар тасвирламалары, кунакханәләр һәм хостеллар, кибетләр һәм супермаркетлар, шулай ук чаралар афишасы турында мәгълүмат тупланган. «Безнең кушымта әлегә тест режимында эшли. Киләчәктә без сервислар, оффлан-карта өстәргә, push-хәбәр алу мөмкинлеге булган вакыйгалар календаре ясарга планлаштырабыз», - дип сөйләде Дилбәр Садыйкова. Ул июнь аеннан әлеге кушымтаны 200-дән артык кулланучы үзендә булдырды, дип өстәде.
Кушымтада Казанның 20 музей һәм бинасыннан тәкъдимнәр күрсәтелгән, якын арада проектка ТР башкаласының тагын 30 объекты кушылачак. Моннан тыш, кушымтаны Болгар, Алабуга, Зөя, Чистай һәм Кама Тамагында да кулланырга мөмкин булачак.
«Музейное товарищество Вершина» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасын үстерү буенча директор Артур Әбдрәшитов сүзләренә караганда, кушымта музейларны алга җибәрү һәм туристларны җәлеп итү өчен уңайлы. «Безгә бу кушымтаны урнаштырган кунаклар килә инде. Система туристлар өчен дә, музей хезмәткәрләре өчен дә уңайлы», - диде А.Әбдрәшитов.