В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан республикага килгән кешеләр ике атналык үзизоляциядә булырга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Татарстанда бүгенге көннән гыйбадәтханәләргә йөрү рәсми рәвештә тыела. Тиешле карарны республика Министрлар кабинеты кабул итте.
Документта 2020 елның 14-нче апреленнән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр «гражданнарның культ биналар һәм корылмалар урнашкан җир участокларына, шулай ук шундый объектларда һәм дини йолалар һәм тантаналар территорияләрендә, руханилар, шулай ук әлеге объектларның гыйбадәт кылу һәм эшләвен тәэмин итүче затларның катнашуын исәпкә алмаганда, йөрү тыела» дип билгеләп үтелә.
Моннан тыш, Татарстанга килүчеләрнең үзизоляция вакытында үз-үзләрен тоту тәртибенә үзгәрешләр кертелде. 14-нче апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән гражданнар, шулай ук алар белән бу чорда яшәгән затлар өйләрендә 14 көнлек үзизоляциядә калырга тиеш. Беренче респиратор симптомнар барлыкка килгәч, медицина учреждениесенә бармыйча, шундук медицина ярдәме сорап, өйләренә чакыртырга кирәк.
14-нче апрельдән Татарстанга чит илләрдән килгән затларга карата аларны изоляцияләү һәм медицина күзәтүе тәэмин ителә.
Исегезгә төшерәбез, республикада үзизоляция режимы 30-нчы марттан кертелде. Өйдән чыгу өчен республика халкына цифрлы пропусклар системасыннан файдаланырга тәкъдим ителә.