В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый карарны Кече суднолар буенча дәхләт инспекциясе үзәге инспекторлары боз юлын техник тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Бүген 15.00 сәгатьтән Аракчино – Югары Ослан участогында Идел аша боз юлы буйлап йөрү ябыла. Мондый карарны Кече суднолар буенча дәхләт инспекциясе үзәге инспекторлары боз кичүен техник тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, бу кышкы сезонда республикада 4 боз кичүе эшләде. 4 мартта Мамадыш районының Соколка авылы – Яңа Закамский авылы маршруты буенча Кама аша боз кичүе туктатылды.
Бүген 8.00 сәгатьтән Алабуга районындагы Покровское – Красный Ключ авылы маршруты буенча Кама аша боз кичүе туктатылды, дип хәбәр ителә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе сайтында.
Иртәгә, 12 март көнне, Яшел Үзән – Түбән Вязовые боз кичүенә техник тикшерү үткәрү планлаштырыла.