Казанда коронавирус инфекциясенең 982 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
9 нчы февральгә Татарстанда COVID-19 авыруының 58 мең 764 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 41 мең 654 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 630 ы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 424 мең 922 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 4110 кеше), шуларның 1 млн 894 мең 126 сы икенче прививка алган. Икенче вакцинацияне 209 мең 3 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 183 мең 103 яңа очрагы теркәлгән. Мониторинг башыннан илдә барлыгы 13 млн 330 мең 769 очрак ачыкланган, 10 млн 803 мең 305 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.