Табиблар тарафыннан 12,3 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, төбәктә эпидемиологик вазгыять тотрыклы, авыруларның югары ноктасы үтелгән. Шуңа да карамастан, профилактикага игътибар итү зарур.
Республика халкына кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга, битлекләр кулланырга һәм авыру билгеләре булган кешеләр белән контактка кермәскә киңәш итәләр.
Инфекцияләр йогуны кисәтүдә кулларны сабын белән яхшылап юу, бүлмәләрне даими җилләтү ярдәм итәчәк. Гаджетларны, төрле өслекләрне һәм башка техниканы антисептик белән сөртеп торырга кирәк. Ә иммунитетны күтәрү өчен туклану рационына C витамины булган продуктларны (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон һ.б.) күбрәк кертү, спорт белән шөгыльләнү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм туйганчы йоклау мөһим.