Зарарланучыларның 20-се Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 62 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кергән, калганнары элемтә аша. 26 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 20 Казан кешесе, 16 кеше – Яр Чаллыдан, өчәр кеше – Бөгелмә, Түбән Кама, Спас районнарыннан, икешәр кеше – Алексеевск, Нурлат, Питрәч районнарыннан, берәр кеше – Әгерҗе, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Тукай һәм Чистай районнарыннан.
26-нчы сентябрьгә Татарстанда 26 мең 820 COVID-19 авыруы теркәлгән. Авыруның бөтен чорында 23 мең 109 кеше савыкты, шул исәптән 11– узган тәүлек эчендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 22 мең 498 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия башыннан авыруның 7 млн 420 мең 913 очрагы ачыкланган, 6 млн 604 мең 604 кеше сәламәтләнгән, 203 мең 900 кеше үлгән.