Авыручыларның күбесе өйдә дәвалана.
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 1 кеше бар, 14 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 3 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 5 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
17 кеше - Казанда, 2-шәр кеше - Яр Чаллыда, Нурлат һәм Саба районнарында, берәр кеше - Югары Ослан, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында яши.
5-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7364 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бөтен чорда 6270 кеше савыкты, шул исәптән 4 кеше - узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 10 мең 888 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 225 мең 889 кеше авыру йоктырган, 982 мең 324 кеше терелгән, 21 мең 475 кеше үлгән.