6 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйдә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 авыруының 24 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән алып кайтылган, 22-се авырулар белән элемтәдән соң барлыкка килгән. 6 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 3 кеше бар, 8 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 7 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 4 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
9 кеше – Казанда, 3 кеше – Нурлат районында, икешәр кеше – Яр Чаллыда һәм Биектау районында, берәр кеше – Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында яши.
8-нче сентябрьгә Татарстанда 6718 СОVID-19 авыруы теркәлде. Пандемиянең бөтен чорында 5547 кеше савыкты, шул исәптән 15 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада коронавирус инфекциясеннән үлүнең ике яңа очрагы расланган. Шулай итеп, Татарстанда 64 үлем очрагы теркәлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 5099 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 1 млн 35 мең 789 кеше авырган, 850 мең 49 кеше сәламәтләнгән, 17 мең 993 кеше үлгән.