Казанда COVID-19 авыруы тагы 91 кешедә расланган.
Фото: Денис Гордийко
12 нче апрельгә Татарстанда COVID-19 авыруының 140 мең 372 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 134 мең 185 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 646 сы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 509 мең 734 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендәге үсеш – 738 кеше), шулардан 1 млн 926 мең 123 кеше икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 288 мең 845 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 10 мең 910 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 18 млн 18 мең 825 очрак ачыкланган, 17 млн 271 мең 128 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.