В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 229 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
9 нчы мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 128 мең 1 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 101 мең 61 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 446 сы – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 58 мең 675 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 140 мең 69 очрак ачыкланган, 14 млн 895 мең 83 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.