Казанда 156 кеше COVID-19 йоктырган.
Фото: Денис Гордийко
15 нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 131 мең 724 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 112 мең 216 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 467 се – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 479 мең 521 кеше вакцинация узган (тәүлек эчендәге үсеш – 1254 кеше), шулардан 1 млн 925 мең 897 кеше икенче прививка алган. 264 мең 245 кеше кабат вакцинация үткән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 36 мең 678 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 17 млн 412 мең 919 очрак ачыкланган, 15 млн 704 мең 22 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.