В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе вируслар мутациясен билгеләү өчен яңа югары технологияле җиһазлар алган.
Фото: Марат Мугинов
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Татарстанда «Омикрон» штаммы белән авыруның 11 очрагы ачыкланды. «Хәзерге вакытта без яңа штаммны ачыклау эшен дәвам итәбез, – дип хәбәр итте Любовь Авдонина. – Вируслар мутациясен билгеләү өчен яңа югары технологияле җиһазлар (секвенаторлар) алдык. Сүз коронавирус инфекциясе турында гына түгел, башка куркыныч йогышлы авырулар турында да бара. COVID-19 штаммнары арасындагы аерма атамада гына, профилактика чаралары һәм дәвалау үзгәрми».
Шулай ук республикада эпидемия сезоны башыннан грипп йоктыруның 765 очрагы ачыкланган. «Респиратор вирус авырулар санының артуына карамастан, эпидемиологик күрсәткечләр эпидемиологик бусагадан түбәнрәк», – дип ачыклык кертте ул.
Бу атнада дәресләргә 654 баланы кертмәгәннәр. Сентябрь башыннан укучылар арасында авыручыларның гомуми саны 33 мең 124 кешегә җиткән.
Күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда 44 мең 859 COVID-19 авыруы