8 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 авыруының 25 яңа очрагы теркәлгән, барысы да авырулар белән элемтәдән соң барлыкка килгән. 8 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 12 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бер кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
14 кеше – Казанда, 5 кеше – Саба районында, 2 кеше – Югары Ослан районында, берәр кеше – Арча, Буа, Яшел Үзән һәм Сарман районнарында яши.
6-нчы сентябрьгә Татарстанда 6669 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемия чорында 5512 кеше савыккан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 5195 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 25 мең 505 кеше авырган, 840 мең 949 кеше савыккан, 17 мең 820 кеше үлгән.