В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә республикада 45 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 8 кеше, 37 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 10 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 9 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, бер кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
50 кеше – Казанда, алтысы – Нурлат районында, бишесе – Яр Чаллыда, өч кеше – Биектау районында, берәр кеше – Алексеевск, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында яши.
14-нче ноябрьгә Татарстанда 9180 СОVID-19 йоктырган очрак теркәлгән. Бөтен вакыт аралыгында 8075 кеше савыкты, шул исәптән 45 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Шулай ук коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган. Барлыгы татарстанлыларның COVID-19-дан 121 үлем очрагы теркәлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 22 мең 702 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 903 мең 253 кеше авырган, 1 млн 425 мең 529 кеше сәламәтләнгән, 32 мең 834 кеше үлгән.