Инфекциялеләр арасында – 4 Казан кешесе.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май). Татарстанда 34 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның 1-се – читтән кайтучыда, 33-е – контактлы. 19 кеше хастаханәгә озатылган, 15 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 4 Казан кешесе, 10 кеше – Яр Чаллыдан, 9 – Баулы районыннан, 3 кеше – Яшел Үзән районыннан, 2 – Минзәлә районыннан, берәр кеше – Арча, Югары Ослан, Биектау, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарыннан.
10-нчы майга Татарстанда 20 мең 808 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 723 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән икесе – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8465 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 88 мең 727 кеше авырган, 4 млн 502 мең 906 кеше сәламәтләнгән, 113 мең 647 кеше үлгән.