COVID-19 диагнозы 18 яшькә кадәрге 73 бала һәм яшүсмердә расланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март). Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 306 очрагы теркәлгән, шул исәптән 99 очрак – Казанда. Шуларның 26 сы хастаханәгә озатылган. «Коронавирус» диагнозы 18 яшькә кадәрге 73 бала һәм яшүсмердә расланган.
22 нче мартка Татарстанда 134 мең 714 COVID-19 авыруы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 121 мең 274 кеше савыккан, шул исәптән 1293 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 489 мең 893 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 1974 кеше), шуларның 1 млн 926 мең 21 е икенче прививка алган. Кабат вакцинацияне 273 мең 596 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә авыруны 26 мең 394 кеше йоктырган. Илдә барлыгы 17 млн 637 мең 795 очрак ачыкланган, моннан тыш, 16 млн 346 мең 800 савыгу очрагы теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Аларның эш тәртибе һәм адреслары KZN.RU порталында урнаштырылган.