Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2019, 13:22

Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе сайланачак

Гаризалар бирү кампаниясе 2-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс башланды. Анда 18-30 яшьлек барлык теләүчеләр катнаша ала.

Конкурс яшьләр арасында террорчылык идеологиясенә каршы көрәш өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистик күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Җиңүче Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусына ия булачак.

Катнашучыларны мораль-эшлекле сыйфатлары, хокук белеме, җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дәүләт сәясәте нигезләрен, идарә карарларын кабул итү күнекмәләре һәм башка критерийлар буенча бәяләячәкләр.

Гаризалар бирү кампаниясе 2-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга Россия яшьләре автоматлаштырылган мәгълүмати системасы сайтында гариза бирергә, тутырылган форманы һәм тәкъдим ителгән темаларның берсенә кыска эссены wearetheworld.atm@gmail.com почтасына җибәрергә кирәк.   Өстәмә балларны катнашучы максималь озынлыгы 2 минут булган видеоролик өчен алырга мөмкин, биредә ул Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе эшчәнлегенең форматын ничек аңлавын җиткерергә тиеш була.

Гаризалар тапшыру кампаниясен уңышлы узган катнашучылар конкурсның сайлап алу этабына узачаклар, ул экстремистлыкка каршы тору өлкәсендә норматив-хокукый базаны белүгә тестны язмача тапшыруны, шулай ук әңгәмә узуны күз алдында тота. Конкурста катнашучылар исемлеге һәм конкурс барышы узу вакыты төркемдә 4-нче апрельдән дә соңга калмыйча бастырылачак. Сайлап алу этабы 5-7 апрельдә узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы.

Конкурс турындагы нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар