Җиңүче республика Рәисенең кадрлар резервына керүгә дәгъва итә алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
25 нче ноябрьдән 15 нче декабрьгә кадәр узачак конкурсның читтән торып уздырылган этабында катнашучылар «Ни өчен мин югары уку йортында укытучы булырга карар кылдым?» дигән темага видео визитка әзерләргә, укытучылар кейсын чишәргә, шулай ук казанышлар портфолиосы җибәрергә тиеш. Беренче тур нәтиҗәләре буенча жюри икенче этапта ярышачак 30 конкурсантны сайлап алачак. Ул 20 нче декабрьдән 15 нче гыйнварга кадәр узачак. Бу вакытта белгечләр кулланыла торган педагогик технологияләрне тәкъдим итәчәкләр, эшлекле уеннарда һәм ачык лекцияләрдә катнашачаклар.
Гариза бирү кампаниясе 25 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга карата мәҗбүри таләпләр булып түбәндәгеләр тора: югары уку йортында ике елдан да ким булмаган эш стажы һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә казанышлар.
Конкурста җиңүче 500 мең сум алачак. Икенче урын өчен катнашучыларга – 350 мең сум, өченче урын өчен 250 мең сум акча биреләчәк. Моннан тыш, иң яхшы яшь укытучы ТР Рәисенең кадрлар резервына керүгә дәгъва итә алачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдән белергә мөмкин. Ярышлар республика Рәисенең ярдәме белән үткәрелә, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы.