Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.01.2019, 16:33

Татарстанда шәһәрара автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә

Карар начар һава шартлары саклануга бәйле рәвештә кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бүген 17.00 сәгатьтән Татарстан юлларында шәһәрара автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чик кертеләчәк. Тиешле карар начар һава шартлары саклануга бәйле рәвештә кабул ителде. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртән көчле кар көтелә, җил тизлеге 15 м/с кадәр көчәя, буран, юлларда кар көртләре.

Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә шәһәр чикләреннән читтә йөрүдән тыелырга киңәш итә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыралар. Моннан тыш, барлык пассажирлар һәм машина йөртүче куркынычсызлык каешлары белән бәйләнергә тиеш. Балалар автомобильдә юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә туры китереп йөртелергә тиеш, дип искәртә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.

Барлык яңалыклар

Татарстанда шәһәрара автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бүген 17.00 сәгатьтән Татарстан юлларында шәһәрара автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чик кертеләчәк. Тиешле карар начар һава шартлары саклануга бәйле рәвештә кабул ителде. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә һәм иртән көчле кар көтелә, җил тизлеге 15 м/с кадәр көчәя, буран, юлларда кар көртләре.<br> </p> <p> Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә шәһәр чикләреннән читтә йөрүдән тыелырга киңәш итә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра. </p> <p> Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыралар. Моннан тыш, барлык пассажирлар һәм машина йөртүче куркынычсызлык каешлары белән бәйләнергә тиеш. Балалар автомобильдә юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә туры китереп йөртелергә тиеш, дип искәртә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. </p>