Республиканың урман массивларында IV һәм V класслы янгын куркынычы билгеләнгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче август). Татарстанда IV һәм V класслы янгын куркынычы туу сәбәпле халыкның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүенә чикләүләр кертелде. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарына ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Норлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә кешеләрнең урманнарда булуы, транспорт керү һәм билгеле бер эш төрләре чикләнгән. Урманнардан файдалану буенча законнар нигезендә эшчәнлек алып баручы затлар өчен гомуми файдаланудагы юллар буйлап үтәли йөрү искәрмә булып тора.
Мондый чаралар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк, дип ачыклык кертелә документта. Чикләүләр 25-нче августтан 21 көн дәвамында гамәлдә.
Урманнарда тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман массивларында патрульлек итү көчәйде, ял көннәрендә урманнарга массакүләм килү урыннарында вакытлыча постлар булдырылды. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр очрагына янгын сүндерү көчләре һәм чаралары әзерләнде, шул исәптән резерв чаралары да. Чикләүләрнең гамәлдә булу мәсьәләләре буенча республикада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының «Урман янгыннары үзәге» төбәк диспетчерлык хезмәте эшли, халык телефон аша мөрәҗәгать итә ала: +7(843)221-37-95, +7(800)100-94-00.