В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күп кеше катнашындагы чараларга чикләүләр 15-нче апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Татарстанда, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, коронавирус таралу куркынычы аркасында, махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Күп кеше катнашындагы чараларга чикләүләр 15-нче апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, Республикада коронавирус таралуга каршы көрәш буенча штаб булдырылды. План нигезендә, халыкара спорт чаралары билгесез вакытка күчерелде, әлегә имин санитария-эпидемиология вәзгыяте билгеләнмәгән. Спорт матчлары (даими уеннар) тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк, мәдәни чаралар соңрак вакытка күчереләчәк, планлаштырылган гастроль концертлары бары тик оештыручылар кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен таләпләрнең бөтен исемлеген төгәл үтәячәк һәм шәхсән тамашачылар сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык тотачак очракта гына мөмкин булачак.
Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең барлык чит ил командировкаларын гамәлдән чыгарырга карар кылды. Шундый ук киңәш республика предприятиеләре җитәкчеләренә, барлык эш бирүчеләргә җиткерелде. Командировкага киткән очракта, кире кайткач, хезмәткәрне 14 көн карантинда тоту күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Президент шулай ук республика халкын, бигрәк тә язгы каникуллар вакытында, илдән читкә чыгудан тыелырга чакырды.
Коронавирус очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан барлык кешеләргә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә булган урыннары, тору һәм кайту даталары, шулай ук элемтә өчен мәгълүмат бирергә кирәк. Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия эшли: +7(843)296-02-24. Авыру симптомнары барлыкка килгән очракта (температура, күкрәк һәм баш авырту) табибка консультация сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим: көн дәвамында кулларны юарга, көн саен душ кабул итәргә, бүлмәләрне җилләтергә, йортны һәм эштәге бүлмәне җыештырырга, халык күп йөри торган урыннарда һәм җәмәгать транспортында битлек кулланырга.