Бу акчалар бары тик урыннарда экологик проблемаларны хәл итүгә генә тотылырга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Татарстанда экологик хокук бозулар өчен салынган барлык штрафлар җирле бюджетларга күчереләчәк. Тиешле үзгәрешләр ТР Дәүләт Советының XI утырышы барышында республика Бюджет кодексына кертелде.
Инициативаны ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары - ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплады һәм әлеге акчаларның тотылышын тикшереп торуны йөкләде. ТР Президенты фикеренчә, штраф санкцияләре «буялган» булырга һәм урыннарда экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш.
Р.Миңнеханов түбәндәгеләрне ассызыклады: «Болар барысы да дөрес. Муниципалитетларның экологик программалары булырга тиеш. Казначылык системасы акча керүне һәм аларны бүлүне төгәл күзәтеп торырга, ә Экология министрлыгы тиешле программаларны килештерергә тиеш. Без бюджетта бу чыганакны, ул җирле бюджет эчендә «эремәсен», ә экологик бурычларны хәл итү өчен «буялсын» дип, махсус билгеләдек, . Муниципалитетлар, үз чиратында, хокук бозучылар белән эшләргә, легаль булмаган чүплекләрне бетерергә тиеш. Системалы эш оештырырга кирәк», дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.