В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). 18-нче майдан Татарстанда китапханәләр һәм музейлар эшли башлый. Экскурсияләрне индивидуаль рәвештә яки биш кешедән артык төркемнәрдә үтеп була, ә экскурсия хезмәте күрсәтү өчен махсус радиоҗиһазлар кулланганда - уннан артык булмаган кеше катнаша ала. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
Шулай ук 18-нче майдан Татарстанда спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-заллар эшли башлый, әмма спорт белән индивидуаль тренер белән генә шөгыльләнергә мөмкин.
Моннан тыш, профессиональ спортчыларга - Татарстан һәм Россия җыелма командалары әгъзаларына - ачык һавада күнегүләр ясарга рөхсәт ителә. Барлык татарстанлылар да ачык һавада физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә ала, шул ук вакытта күнегүләрне ясаучылар саны берьюлы ике кешедән артмаска тиеш, ә алар арасындагы ераклыкның кимендә 5 метр булуы зарур. Балалар уен һәм спорт мәйданчыкларында, паркларда, скверларда, күпфатирлы йортларның ишегалларында спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү тыела.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан Татарстанда үзизоляция режимы йомшартыла башлады, әмма җәмәгать урыннарында битлекләр, перчаткалар кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.