В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада яшәүчеләр өчен штраф зурлыгы 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Газон, чәчәк түтәлләрендә машиналарын калдыручы автомобильчыларга штраф белән җаза бирәчәкләр. Татарстанның Админитсратив хокук бозулар турындагы кодексына тиешле үзгәрешләрне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте.
Транспорт чараларын торак пунктлар чикләрендәге, балалар һәм спорт мәйданчыкларындагы, хайваннарны йөртү мәйданчыкларындагы, шулай ук йорт ишегаллары территорияләрендәге хуҗалык участокларында яшелләндерелгән территорияләрдә (газоннарны, чәчәклекләрне һ.б. яшел зоналарны да кертеп) калдыру административ штрафка сәбәп булчак, диелә документта. Ваемсыз автомобильчыларга республиканың барлык муниципалитетлары да җәза бирәчәк. Гади автомобильчыларга штраф күләме 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр булачак.
Муниципаль берәмлек территориясендә Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне җентекләп күзәтергә ярдәм иткән әлеге үзгәрешләр 10 көннән гамәлгә керәчәк.