2,9 миллионнан артык кеше үз тавышларын бирә алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Юлия Летникова). Татарстанда Россия Президентын сайлауны тәэмин итү өстендә бер үзәк сайлау комиссиясе, тагын 65 территориаль һәм 2727 участок комиссиясе эшләячәк (шуларның 45 е – вакытлы). Бүгенге көндә бөтен республика буенча участокларны инвентаризацияләү төгәлләнде диярлек. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Дәүләт башлыгын 107 млн 915 мең 325 россияле, шул исәптән 2 млн 928 мең 190 республика кешесе сайлар дип планлаштырыла. «Татарстан – актив сайлаучылар булган төбәк. Бу сер түгел, моны саннар исбатлый», – дип билгеләп үтте спикер.
Андрей Кондратьев сайлау кампаниясе вакытында «ИнформУИК» проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген өстәде, ул сайлаучыларга мәгълүмат бирү максатыннан йортлар буенча йөреп чыгудан гыйбарәт. Шулай ук сайлауларга блогерларны җәлеп итәчәкләр – аларны күзәтүче булырга чакырачаклар.
Ил Президентын сайлаулар 15 нче, 16 нчы һәм 17 нче мартта узачак. Бүгенге көндә сайлауларда катнашу нияте турында 33 кеше белдергән: тугызы – сәяси партия вәкилләре, тагын 24 е – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.
Элегрәк Казанда Россия Президентын сайлауны күзәтү буенча җәмәгать штабы ачылды. Киләсе кампания барышын күзәтеп торучы берничә мең күзәтүче әзерләү планлаштырыла.