В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда болытлы һава һәм кар көтелә
Ялларда Татарстан төньяк циклон йогынтысында булачак, катнаш характердагы зур булмаган явым-төшемнәр көтелә.
Иртәгә Казанда болытлы һава торышы көтелә, синоптиклар юеш кар вәгъдә итә. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлек белән. Юлларда бозлавык хасил булачак. Төнлә һәм көндез һава температурасы +1..+3 градус булачак.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстан Республикасында 15 м/с ка кадәр көчле җил көтелә. Термометрлар төнлә -4..+1, ә көндез – -1..+4 градус күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, киләсе атна башында республикада җылы һава торышы, урыны белән явым-төшемнәр булачак. Төнлә температура -1..+2 градуска күтәреләчәк, көндез 0..+5 градус көтелә. Уртача тәүлеклек температурасы нормадан 3-5 градуска артып китәчәк.