Кыргый урыннарда үскән 5 тоннадан артык наркотик матдәле үсемлек юк ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Татарстанда «Мәк - 2021» ведомствоара оператив-профилактик операциясенең беренче этабы тәмамланды. Республиканың эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үсемлек чгышлы наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 26 җинаятьне теркәгән. Җинаятьләр кылган өчен җинаять җаваплылыгына 26 кеше җәлеп ителгән.
Законсыз әйләнештән үсемлек чыгышлы 1353 грамм наркотик матдә алынган, шул исәптән: 27 грамм мәк саламы, 114 грамм опия, 319 грамм наркотиклы үсемлекләр (яки аларның өлешләре) һәм 893 грамм марихуана.
Оператив-профилактик рейдлар һәм эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре республиканың шәһәр һәм районнарында 13 мең кв. метрдан артык мәйданда үскән 174 кыргый наркокультуралар үскән урынны ачыклаган һәм юк иткән. Барлыгы 5 тоннадан артык наркотик матдәле үсемлекләр юк ителгән.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы искә төшерә: наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту турында тәүлек буе эшли торган 02, 112 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук шалтыратулар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны буенча кабул ителә: +7(843)291-20-02.