ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада төнлә һава температурасы 2-8 градус салкын булачак, көндез 0 дән 6 градуска кадәр суытачак.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан сакланырга, бигрәк тә каршы як полосага чыкмаска киңәш ителә. Иминлек каешларын эләктерергә, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслосларда йөртергә онытмагыз.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт итүче сигналына гына чыгарга ярый, ә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, үз чиратында, күп явым-төшем һәм көндез һава температурасы күтәрелү сәбәпле, биналарның түбәләреннән кар массалары һәм боз төшү ихтималы турында кисәтә.