Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2025, 16:26

Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан укытучыларның хезмәт хакын 10 тапкырга арттырдылар

Педагогларның сәгатьлек бәясе 19 сумнан 200 сумга кадәр арттырылды

Быелдан Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга әзерлек эшендә катнашкан педагогик хезмәткәрләргә хезмәт хакы артты. Мондый педагоглар өчен сәгать бәясе ун тапкырга арттырылды – 19 сумнан 200 сумга кадәр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

«Бу дәүләт йомгаклау аттестациясенең аерым этапларын оештыру һәм уздыру чорындагы катлаулы хезмәт өчен лаеклы бүләк», – дип билгеләп үтте Илсур Һадиуллин.

Быел республикада 84 имтихан үткәрү пункты оештырылган иде. Аларның эшенә 6325 укытучы җәлеп ителгән, ә аттестация барышын күзәтүне 748 белгеч башкарган. Бу чараларның барысы да нәтиҗәләрнең объективлыгын арттыруга һәм мәгълүматның таралуын булдырмауга юнәлдерелгән, дип хәбәр итте докладчы.

Шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясе узудан баш тартуларны профилактикалау, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның ата-аналарының шәхси мәгълүматларын эшкәртү буенча эш уңышлы булып чыкты. Бу эшне республика прокуратурасы, судлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары актив хуплады. Нәтиҗәдә Казанда бары тик өч чыгарылыш укучысы гына төп дәүләт имтиханын тапшырудан баш тарткан, һәм бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар арасында бер генә баш тарту да теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, Казан мәктәпләрен тәмамлаган сигез укучы бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр, ике фәннән 200әр балл җыйдылар.
Барлык яңалыклар