Эшкә яраклы халык өчен ул 14 мең 317 сум тәшкил итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Җан башына яшәү минимумы – 13 мең 135 сум, эшкә яраклы кешеләр өчен – 14 мең 317 сум, пенсионерлар өчен 11 мең 296 сум тәшкил итәчәк. Балалар өчен яшәү минимумы күләме 12 мең 741 сумга кадәр арттырылды.
Үзгәрешләр ТР Министрлар Кабинетының агымдагы елның сентябрендә кабул ителгән карарына кертелде. Әлеге документ нигезендә 2024 елга Татарстанда җан башына яшәү минимумы 12 мең 966 сум булырга тиеш иде.