В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сентябрь ахырына кадәр республикада явым-төшемсез җылы һава торышы фаразлана
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә ТР башкаласында болытлы һава торышы көтелә. Төнлә синоптиклар бераз яңгыр һәм урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчле җил вәгъдә итәләр, һава температурасы +8..+10 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +19..+21 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 27 нче һәм 28 нче сентябрьдә, Татарстанда явым-төшем бик аз булачак. Төнге сәгатьләрдә +2..+8 градуска кадәр суытачак, көндез +17..+22 градус җылылык көтелә.
Сентябрь ахырына кадәр республикада җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Һаваның максималь температурасы +19..+24 градус тәшкил итәчәк, дип җиткерә синоптиклар.