Бу хакта республика рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде
Фото: Денис Гордийко
«Массакүләм чаралар үткәргәндә, шул исәптән сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, транспорт, коммуникация һәм элемтә объектларында, энергетикада, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы предприятиеләрдә сак чараларын көчәйтергә кирәк дип саныйбыз», – диде ул. Аның сүзләрен матбугат хезмәте китерә.
Шулай ук, ТР рәисе сүзләренә караганда, росгвардия хезмәткәрләре сәүдә үзәкләрен тикшерәчәк.
Җомга көнне, 22 нче мартта, «Крокус Сити Холл» концерт залында атыш һәм янгын булды. Берничә кораллы ир-ат, бинага бәреп кереп, кешеләргә таба ут ача һәм яндыргыч шашкалар ташлый. Россия Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 137 кеше һәлак булган, шуларның өчесе – балалар.