Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2022, 13:07

Татарстанда COVID-19 авырулары саны 19% ка кимегән

3 нче октябрьдән Казанда метро станцияләре янындагы вакцинация өчен мобиль пунктлар ябылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 19% ка кимегән. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19 йоктырган кешеләрнең гомуми саны 179 мең 857 кеше тәшкил иткән, шуларның 535 е соңгы тәүлектә авырый башлаган. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Инфекция очракларының 95% ы омикрон штаммына туры килә

«Бер атна эчендә барлыгы 5 мең 586 очрак теркәлгән. Август һәм сентябрь айларында без күзәткән күтәрелеш бүген инде үтте. Һәм беренче атнада без авырулар санының 19% ка кимүен билгеләп үтәбез», – дип сөйләде Л.Авдонина. Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстанда омикрон штаммы күбесенчә авыру очракларының 95% ына туры килә, ә калган 5% ы – дельта штаммына.

Омикрон штаммы булган инфекция белән авыру җиңелрәк уза, әмма ул йогышлырак, дип мөрәҗәгать итте Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. Шуңа күрә татарстанлыларга вакцинациянең мөһимлеген генә истә тотарга түгел, ә профилактика чараларын да үтәргә, мәсәлән, җәмәгать урыннарында саклык битлекләре кияргә, гаджетлар өслеген һәм кулларны эшкәртергә кирәк.

Республикада яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү дәвам итә. «Искәртеп узабыз, бүгенгә норматив күрсәткеч янә соңгы җиде көндә 100 мең кешегә 300 не тәшкил итә һәм узган чорда без аны үтәдек. Безнең республикада ул 100 мең кешегә 305,9 ны тәшкил итә. Тәүлек эчендә уртача 12 меңгә якын тест үткәрелә: ПЦР-тест үткәрү һәм экспресс-диагностика», – дип билгеләде Л.Авдонина.

Элеккечә Казан һәм Бегишево халыкара аэропортларында санитар-карантин контроле алып барыла, аларда үткән тәүлектә 51 һава судносын тикшергәннәр, шуларның 15 е чит илләрдән кайткан. 8 мең пассажир тикшерелгән, алар арасында йогышлы авырулар билгеләре һәм температурасы күтәрелгән затлар ачыкланмаган. Л.Авдонина искәртеп үткәнчә, чит илләрдән кайткан һәм шул ук вакытта бер елдан артык элек COVID-19 дан прививка ясаткан яки 6 айдан артык элек инфекцияне кичергән гражданнарга 3 эш көне эчендә ПЦР-тест узарга кирәк. Әлеге таләпне санга сукмау аркасында Россия Федерациясе кодексының Административ хокук бозулар турында 6.3 маддәсенең 2 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартачаклар.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләвенчә, Татарстанда коронавируслы пациентлар өчен 15-20% урын бар. «Хастаханәгә салына торган кешеләр санының кимүе тотрыклы булуын аңлагач, без, һичшиксез, урыннар санын киметүгә керешәчәкбез. Хәзерге вакытта без аларны киметмибез, әмма алар бездә җитәрлек дәрәҗәдә», – дип билгеләп үтте ул һәм республикада COVID-19 белән авыручыларны кабул итәргә әзер 20 вакытлыча йогышлы авырулар хастаханәсе бар, дип җиткерде.

Дүшәмбедән «Южный» сәүдә үзәгендә һәм 7 нче хастаханәдә генә прививка ясатырга мөмкин булачак

Татарстанда коронавирустан вакцинаның беренче компонентын 2 млн 784 мең 66 кеше алган – бу халыкның 91,4% ын тәшкил итә. «60+» категориясеннән 675 мең 484 татарстанлы прививка ясаткан, вакцинациянең тулы курсын 498 мең 751 кеше узган. Еш кына нәкъ менә хроник авырулары булган өлкәннәр COVID-19 дан үлә, дип игътибар итте В.Жаворонков. Вакцинацияләнмәгән яки 6 айдан артык элек прививка ясатканнар арасында үлем очраклары да ешрак очрый. «Бүгенге көнгә прививка ясау – чирнең тискәре нәтиҗәләрен киметү ысулы. Без әби-бабаларыбызның, әниләребезнең һәм әтиләребезнең сәламәтлеге турында тагын бер кат уйлануыгызны сорыйбыз», – дип өндәде ул.

В.Жаворонков сүзләренчә, ярты елдан артык элек прививкаланган кешеләр арасында вакцинациянең аз темплары күзәтелә. 30 нчы мартка Татарстанда коронавирустан 1 млн 926 мең кешегә вакцинация ясалган, бүгенге көндә тагын 504 мең 368 кеше кабат процедура узган. Аңа тагын 1 млн 421 мең 653 татарстанлы килергә тиеш.

Элеккечә үк Казанның «Южный» сәүдә үзәгендә көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр прививка ясатырга була. Әлеге процедураны тәүлек буе Чуйков ур., 54 адресы буенча урнашкан 7 нче шәһәр хастаханәсендә үткәрәләр. В.Жаворонков билгеләп үткәнчә, кичә «Яшьлек» метро станциясе янындагы вакцинацияләү мобиль пункты эшен төгәлләде. Киләсе атнадан «Кәҗә бистәсе», «Авиатөзелеш» һәм «Җиңү проспекты» станцияләре янындагы шундый ук пунктлар ябылачак. «Кызганычка каршы, һава торышы температура режимы һәм явым-төшем ягыннан начарлана бара, шуңа күрә дүшәмбедән метро станцияләреннән китәчәкбез», –  дип аңлатты ул.

Планда шулай ук мобилизацияләнгән гражданнарга прививка ясау да каралган. Алар коронавирус, грипп һәм кирәк булганда башка авырулардан прививка ясата алачаклар.

Моннан тыш, республикага 12-17 яшьлек балалар өчен билгеләнгән 8 мең 720 доза «Спутник М» вакцинасы кайткан. Хәзерге вакытта кайткан партиянең 88% ы файдаланылган. Процедура ата-аналар рөхсәте белән башкарыла.

Л.Авдонина сүзләренчә, гомуми белем бирү оешмаларында фильтрлар дәвам итә. Соңгы тәүлектә дәресләргә 210 бала кертелмәгән – аларда сулыш юллары инфекцияләре яки температуралары югары булган. Агымдагы елның 1 нче сентябреннән мәктәпләрдә барлыгы 4 мең 304 укучы фильтр узмаган.

ОРВИ авырулары дәрәҗәсе 2% ка кимегән

Татарстанда коронавирус кына түгел, ә ОРВИ да 2% ка кимегән. Нигездә, республикада грипп булмаган этиология вируслары йөри. «838 кеше тикшерелде, 66 уңай тест ачыкланды, бу тикшерелгән кешеләр санының 28% ын тәшкил итә. Әлеге уңай нәтиҗәләр структурасында 45% ын РС-вирусы алып тора. Икенче урында – риновирус (33%), өченче урында – аденовирус. Шул рәвешле, бүгенге көндә бездә грипп вируслары ачыкланмады, грипп булмаган этиология вируслары йөри», – дип йомгаклады Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары. Хәзер гриппка каршы вакциналау өчен иң уңайлы вакыт, чөнки иммунитет процедурадан соң 14 нче көнне барлыкка килә, дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда гриппка каршы 563 мең 739 кеше прививка ясаган инде – бу халыкның 15% ын тәшкил итә. Өлкәннәр өчен «Совигрипп» һәм балалар өчен «Ультрикс Квадри» вакциналары җитәрлек, дип ассызыклады В.Жаворонков. «ОРВИның беренче симптомнары булу белән табиб чакырыгыз һәм тиз арада дәвалана башлагыз. Кызганычка каршы, үзе узар дип йөргән кешеләр еш кына госпитализацияләнә, шул исәптән реанимация бүлекләрендә дә ятарга туры килә», – дип өндәде ул.

В.Жаворонков пневмококкка каршы вакцинациягә аерым игътибар бирде – бу үзен бактерияле пневмониядән саклау мөмкинлеге. Кискен сулыш вирусы инфекциясе сезоны башланды инде һәм әлеге чир аларның катлаулануы аркасында барлыкка килә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Профилактик прививкалар календарен раслау турында»гы боерыгы нигезендә, пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация балалар, беренче чиратта, 2, 4, 5 һәм 15 айлык, шулай ук 2 яшьтән 5 яшькә кадәрге балаларга ясала. Өлкәннәргә прививкаларны эпидемия күрсәткечләре буенча ясарга киңәш ителә. Вакцинацияне шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затларга һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче эш яшендәге өлкәнрәк гражданнарга да узарга кирәк. «Бүген Татарстанда пневмококк инфекциясеннән вакцина бар, кирәк булган очракта өстәмә рәвештә тагы сатып алыначак», – дип нәтиҗә ясады спикер.
Барлык яңалыклар