Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2022, 13:17

Татарстанда беренче мәртәбә рәсми следж-хоккей матчы уйналды

Казанның «Барс-следж» командасы һәм Ярославльнең «Локо-следж» командасы арасындагы уен кунаклар файдасына 5:4 исәбе белән тәмамланды.

Фото: «Ак Барс» ХК матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). 30 нчы мартта «Татнефть Арена»да Татарстан тарихында беренче мәртәбә «Барс-следж» Казан командасы белән Ярославль «Локо-следж» командасы арасында рәсми следж-хоккей матчы булды. Уен 15 әр минутлык өч период форматында узды, кунаклар 5:4 исәбе белән җиңделәр, дип хәбәр итә «Ак Барс» ХК матбугат атташесы.

Яшь хоккейчыларга көч биреп торырга «барслар»ның баш тренеры Дмитрий Кварталнов һәм «Ак Барс»ның төп состав уенчылары Данис Зарипов, Александр Бурмистров, Дмитрий Юдин, Илья Сафонов, Кристиан Хенкель, Дмитрий Воронков һәм Кирилл Адамчук килде.

Казан командасы составында 2021 елның маенда 175 нче номерлы гимназиягә һөҗүм вакытында зыян күргән Кәрим Хәсәнов чыгыш ясады.

«Бик шатлыклы хисләр кичерәм, нәтиҗә күренә – команда көчәя бара. Без «Локо-следж» белән ике тапкыр очраштык, ике тапкыр да шактый зур исәп белән оттырдык, ә бүген егетләр ахырга кадәр көрәштеләр һәм лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр. Әйе, хәлиткеч алка безнең капкага финал сиренасына ярты минут кала керде, әмма мин нәтиҗә белән горурланам», – дип билгеләп үтте «Барс-следж» командасының баш тренеры Тимур Садриев.

«Егетләр бик яхшы көрәште, аз гына ахырына кадәр түзмәде, тик ничек кенә булмасын алар барысы да булдыклылар: бозга чыга, тырыша, үзләрендә җиңүчеләр инстинктларын үстерә. Бүген мин үземне бераз баш тренер ролендә хис иттем, эскәмиядә басып тордым, кайдадыр әйткәләдем. Егетләр өчен борчылдым, аларның һәркайсының бик тырышып уйнавын күрдем», - диде «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов.

Барлык яңалыклар