В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
23-нче февральгә кадәр социаль челтәрләрдә патриотик темага әдәби әсәр белән пост урнаштырырга кирәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Татарстанда «Мин хәтерлим!» республика акциясе старт ала. 23-нче февральгә кадәр, районга һәм гражданлыкка бәйсез рәвештә, барлык теләүчеләр дә аңа социаль челтәрләр аша кушыла ала.
Республика халкына патриотик темага язылган әдәби әсәр (шигырь, хикәянең бер өлеше, повесть һ.б.) укырга тәкъдим ителә. Аннары килеп чыккан видеороликны #Япомню, #ЗащитимПамятьГероев16, #Япомню16, #детиРТпомнят хештеглары астында Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә урнаштырырга кирәк, дип хәбәр иттеләр ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.