9-11-нче сыйныф укучылары 24 фән буенча үз белемнәрен күрсәтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы кысаларында 24 фән буенча ярышлар узачак. Алар Россиянең барлык төбәкләрендә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча оештырылган. Олимпиадаларда муниципаль этапта кирәкле күләмдә балл җыйган 9-11-нче сыйныф укучылары, шулай ук узган уку елының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар катнаша.
11-нче гыйнвардан 14-нче гыйнварга кадәр француз теле буенча олимпиада узачак, алга таба финалда урынга ия булу өчен әдәбият һәм рус теле белгечләре көч сынашачак. Төбәк этабына 26-нчы февральдә итальян, испан һәм кытай телләре буенча олимпиадада катнашучылар йомгак ясый.
Төбәк этабы белән бер үк вакытта республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары узачак. 15 фән буенча ярышларга бөтен республикадан 4-11-нче сыйныф укучылары чакырылган.
17-нче февральдә онлайн-форматта татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак. 23-26-нчы февральдә укучылар А.М.Терентьев исемендәге XXVII Идел буе мәктәп укучылары фәнни экология конференциясенә кушылачак. Шулай ук 11-нче гыйнвардан 20-нче гыйнварга кадәр муниципаль районнарның мәктәп укучылары арасында «Олимпка юл» исеме аствнда белемнәрне тикшерү оештырылачак.
Барлык олимпиадалар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимнәрен үтәп узачак. Барлык мәйданчыкларда мәҗбүри термометрия, антисептик белән кул эшкәртү оештырылачак, катнашучыларны социаль дистанциягә бәйле кагыйдәләрне үтәп утыртачаклар.
Искәртеп узабыз, мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары Россия Федерациясенең югары уку йортларына кергәндә җитди ташламалар - теләсә кайсы профильле югары уку йортына керү сынауларыннан башка укырга керү хокукы бирә.
Әгәр мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында җиңүче яки призер профильле булмаган юнәлеш буенча белем бирү программасын сайлый икән, югары уку йорты карары буенча аңа тиешле фән буенча бердәм дәүләт имтиханы өчен иң югары нәтиҗә санала. Бу ташлама дүрт ел дәвамында саклана.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның күбесе халыкара олимпиадаларда катнашу өчен ил җыелма командалары составына керә.