В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сораштыру республиканың дәүләт хезмәтләре порталында 30 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Быел парклар һәм скверлар исемлегендә Казанның 24 территориясе, шул исәптән Кабан күле яр буендагы өченче чират, Медицина хезмәткәрләре скверы, Азино һәм Нокса урманнары бар. Тулы исемлекне түбәндәге документта карарга мөмкин. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә.
Моннан тыш, татарстанлыларның «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йорт территориясен сайлап алу мөмкинлеге бар. Тәкъдим ителгән участоклар исемлеге сылтама буенча бастырылган. Бу хакта Казанның тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, Серов урамындагы бульварның икенче чираты (анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен сенсор бакчасы барлыкка киләчәк) һәм Зур Акчарлак күле территориясе (әлеге объектта керү төркемен төзекләндерү һәм кафе белән павильон урнаштыру планлаштырыла) узган елгы тавыш бирү лидерлары булдылар.