Яңа ел алдыннан урман сагы ылыслы агачларны законсыз кисүдән һәм казудан саклап, территорияне патрульлек итә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нчы декабрь). Бүген Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактик операциясе башланды. Ул 31-нче декабрьдә тәмамланачак. Бу чорда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау өчен урманнарга патрульлек оештыра.
Урман утыртмаларын зыян китергән, казып алган һәм законсыз кискән өчен гражданнарга – 3-4 мең сум, вазифаи затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга 200-300 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, хокук бозучы урманнарга китерелгән зыянны да капларга тиеш булачак. Бу сумма киселгән агач токымыннан, аның үсү урыннарыннан, урманнарны саклау категориясенә бәйле.
Урман законнарын бозу фактлары турында урман сакчылыгына: +7(800)100-94-00, шулай ук ТР «Урман янгыннары үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең төбәк диспетчерлык хезмәте телефоны буенча хәбәр итәргә була: +7(843)221-37-95.
Шул ук вакытта гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен коры чыбык-чабыкны ирекле рәвештә җыя ала, дип искә төшерә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында. Сүз штормнар, давыл яки күп итеп яуган кар нәтиҗәсендә сынып төшкән коры ботаклар яки агач кәүсәләре турында бара, әмма урман кисү эшләрен үткәрү урыннарында киселү калдыклары турында түгел. Корыган чыбык-чабыкны урмандагы утыртылган агачларны кисмичә кул ярдәмендә генә дә җыярга мөмкин, моның өчен балта һәм кул пычкылары кебек эш коралларын, җайланмаларын һәм механизмнарын кулланырга мөмкин.