Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.06.2019, 15:05

Татарстанда ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе башланды

100 мандат алмаштырылырга тиеш.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Ксения Швецова). Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә рәсми рәвештә старт бирелде. Сайлаулар 8-нче сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көнендә, Сайлау кодексына кертелгән кайбер үзгәрешләр белән уздырылачак. Бүгенге көнгә барлыгы 186 мандат алмаштырылырга тиеш, дип сөйләде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ил территориясендә бердәм тавыш бирү көнендә 5 меңнән артык сайлау кампаниясе узачак, барлык дәрәҗәдәге сайлауларда 47 меңгә якын мандат алмаштырылачак. Татарстанда 8-нче сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән бергә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар үткәреләчәк. Бүгенге көнгә 186 мандат алмаштырылырга тиеш, бу 40 районда 157 сайлау кампаниясе дигән сүз.

ТР Дәүләт Советына сайлаулар иң мөһиме булачак. 100 мандат алмаштырылырга тиеш, 50 депутат бердәм сайлау округы буенча сайлана, мандатлар кандидатларның партия исемлекләре арасында бүленә. Тагын 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

ТР Дәүләт Советына алдагы сайлаулар белән чагыштырганда зур үзгәрешләр булмады, дип белдерде М.Шаһиәхмәтов. Шулай итеп, парламент депутатларын сайлау ТР Дәүләт Советы карары белән 2014 елда 10 елга расланган бер мандатлы сайлау округлары схемасы буенча узачак. 50 округ сайлау комиссиясе вәкаләтләре шулай ук 35 территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылачак.

Сайлауларны оештыру һәм үткәрүдә барлык 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2762 участок сайлау комиссиясе катнаша. «Шулай ук без сайлаучыларның вакытлыча урнашу урыннарында 49 участок комиссиясе булдырырга планлаштырабыз. Бу хастаханәләр, тимер юл вокзалы, аэропорт һәм сайлаучылар күпләп булган башка урыннар. Бу безнең һәрвакыт башкара торган стандарт эшебез», - дип өстәде М.Шаһиәхмәтов.

ТР Үзәк сайлау комиссиясендә булачак сайлау кампаниясенә әзерлек әле узган елда ук башланды. Сайлау законнарын үстерүне исәпкә алып, ТР Үзәк сайлау комиссиясе инициативасы буенча республика Сайлау кодексына берничә төзәтмә кертелде. Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе – кандидатларны, шул исәптән аларны кандидатлар исемлекләре составында тәкъдим итү өчен 30 көнлек срок билгеләү. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренә караганда, республикада бу норма беренче тапкыр кулланылачак. «30 көнлек вакыт барлык дәрәҗәдәге сайлауларда – Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль сайлаулар өчен дә бердәм булып тора, - дип аңлатты ул. - Киләсе елда бу тәҗрибә Татарстан Президентын сайлауда кулланылачак».

Моннан тыш, законда сайлау комиссияләре тарафыннан сайлаучылар исемлекләрен төзү вакытын – тавыш бирү көненә кадәр 11 көннән дә соңга калмыйча төгәлләргә кирәклеген беркеттеләр. Сайлау комиссияләренең карарлары басылып чыгарга яки башка ысул белән аларны кабул иткән көннән алып биш көн эчендә сайлаучыларга җиткерелергә тиеш. Шулай ук Сайлау кодексыннан норма төшереп калдырылды, аның нигезендә узган сайлауларда өч процент киртәне узмаган сайлау берләшмәсе түләүсез эфир вакыты һәм басма продукция белән файдалану хокукыннан мәхрүм ителде. Шулай итеп, булачак сайлауларда барлык партияләр дә түләүсез эфирга һәм басма мәйданга тигез шартларда ия булачак.

Сайлауларны билгеләү турындагы карар рәсми басылып чыккан көннән соң 3 көннән дә соңга калмыйча, ягъни киләсе атна башында – ТР буенча РФ Юстиция министрлыгы массакүләм мәгълүмат чараларында Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашырга һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар тәкъдим итәргә хокуклы сәяси партияләрнең ахыргы исемлеген бастырып чыгарачак.

«Бүгенге көндә РФ территориясендә 61 сәяси партия теркәлгән, республика территориясендә сәяси партияләрнең 53 төбәк бүлеге эшли, алар сайлауларда катнашырга хокуклы», - дип билгеләп үтте М.Шаһиәхмәтов. 4 сәяси партия - «Бердәм Россия», «КПРФ», «Гадел Россия» һәм «ЛДПР» - үз кандидатларын Дәүләт Советына имзалар җыймыйча тәкъдим итәргә хокуклы. Кандидатларның республика исемлеген тәкъдим иткән башка сәяси партияләрнең төбәк бүлекләренә 14 мең 677-ләп имза җыярга кирәк булачак - бу Сайлау кодексы нигезендә республика сайлаучылары санының 0,5%-ы.

Теркәлү өчен документлар сайлау комиссияләренә 24-нче июньнән иртәрәк түгел һәм 24-нче июль 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырыла. Сайлау комиссияләре теркәлү турындагы карарны документлар кабул итү көненнән соң 10 көн эчендә кабул итә. 2-нче августка кадәр Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясендә катнашучыларның исемнәре билгеле булыр, дип планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, быел республика халкы «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә урнашу урыны буенча Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирә алачак.

Барлык яңалыклар