В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 27-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» акциясе старт алды, ул 27-нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Республика территориясендә эпидемиологик вәзгыять уңаеннан быел барлык профилактик чаралар дистанцион рәвештә үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы халыкны наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә ярдәм итәргә чакыра. Тыелган матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында гражданнар 02 һәм 112 телефоннары номерлары, +7(843) 291-20-02 ышаныч номеры буенча, шулай ук яшәү урыны буенча урнашкан полиция бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итә ала.
Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, ә хокук бозучыларга карата - законда каралган чаралар кулланылачак, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.