Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2020, 15:01

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы башланды

24 дисциплина буенча сынауларда барлыгы 3 мең кеше катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы старт алды. Анда муниципаль этапта кирәкле балларны җыйган 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук узган уку елының региональ этабы җиңүчеләре һәм призерлары көч сынаша. 24 дисциплина буенча сынауларда барлыгы 3 мең кеше катнаша.

Һәр фән буенча ярышлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча узачак. Әйтик, 10-11 гыйнварда француз теле буенча тур старт ала. Финалдагы урын өчен аннары рус телен белүчеләр көрәшәчәк. Региональ этапны 22-нче февральдә итальян, испан һәм кытай телләре буенча катнашучылар ябачак.

Моннан тыш, бүген 2019-2020 уку елында мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы башланды, ул 15 фәнне үз эченә ала. Сынауларда 4-11 сыйныф укучылары катнаша, алар муниципаль этапта кирәкле күләмдә балл җыйган.

11-22 гыйнварда «Дуслык»  Республика олимпиада үзәгенең комплексы базасында авыл мәктәпләре укучылары арасында «Олимпка юл» дип исемләнгән олимпиада узачак. Ә 10-13 февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак.

Укучыларны олимпиадаларга уңышлы әзерләү максатыннан, 2019 елның октябреннән алып декабренә кадәр 32 укыту-тренировка җыены үткәрелгән. Җыеннарга барлыгы 2500-дән артык мәктәп укучысы җәлеп ителде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы инде 50 елдан артык 24 фән буенча үткәрелә, ел саен анда 6 миллионга якын укучы катнаша. Йомгаклау этабында җиңүчеләр дүрт ел дәвамында теләсә кайсы югары уку йортына имтихансыз керә ала. Казан олимпиада хәрәкәтендә лидерларның берсе – әйтик, быел җиңүчеләр һәм призерлар арасында 85 кеше бар.
Барлык яңалыклар