Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.10.2023, 11:45

Татарстанда 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестиваленә волонтерлар сайлап алу башланды

Иреклеләрне сайлап алу критерийлары арасында чит телләрне белү һәм иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе бар

Фото: vk.com/fest2024

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Казанлылар Бөтендөнья яшьләр фестивален оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итә алалар. Бу вакыйга киләсе елның мартында Сочида булачак. Фестиваль 20 мең Россия һәм чит ил яшь лидерларын берләштерәчәк дип планлаштырыла.

Волонтерлардан гаризалар 1 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Волонтерлар командасына 18 яшьтән олырак теләгән һәркем кушыла ала. Сайлап алу критерийлары арасында иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсе, командада эшләү осталыгы һәм югары дәрәҗәдәге мотивация, бер яки берничә чит телне белү бар.

Бөтендөнья яшьләр фестивале – 2024 кә бөтен Россиядән 5 мең волонтер ярдәм итәчәк, шул исәптән Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән – 250 кеше. Волонтерларга форум кунакларының килүен һәм китүен оештыруда, аларны ашатуда һәм урнаштыруда катнашырга туры киләчәк. Моннан тыш, иреклеләр корпусы трансфер, бүләкләү тантаналарын үткәрү, билетларны һәм пропускларны тикшерү, кунакларны координацияләү белән шөгыльләнәчәк. Чит телләрне белгән волонтерлар делегацияләрне озата йөриячәк, тәрҗемәдә ярдәм итәчәк һәм матбугат үзәгендә эшләячәк.

Иреклеләргә экипировка биреләчәк, шулай ук аларны бушлай Сочида йөрү һәм кунакханәләрдә яшәү, ашау һәм иминиятләштерү белән тәэмин итәчәкләр. Шулай ук махсус социаль мотивация программасы гамәлдә булачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Татарстанда волонтерларны ТР Иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге белгечләре сайлап ала. Алар инде кандидатлардан гаризалар эшкәртә башладылар. Үзәк Идел буе федераль округы волонтерларының эшен координацияләячәк дүрт оешманың берсе булды. Бөтендөнья яшьләр фестиваленә Татарстаннан барлыгы – 120 волонтер, тагын 60 ы Удмуртиядән китәчәк.

Барлык яңалыклар