В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның төп юнәлешләре нефть химиясе, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре, медицина һәм биотехнология булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Татарстанда «Фән» илкүләм проекты кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге төзү планлаштырыла. Үзәк эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре нефть химиясе, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре, медицина һәм биотехнология булыр дип көтелә.
Татарстанда үзәк булдыру өчен 25 оешма билгеләнгән, шул исәптән 11 әйдәп баручы югары уку йорты һәм фәнни учреждение, шулай ук икътисадның реаль секторында эшләүче 14 предприятие.
Шулай ук университетларның приборлар базасын яңарту да планлаштырылган. Федераль бюджеттан 212 млн сум күләмендә грантны Казан (Идел буе) федераль университеты, 238 млн сум күләмендә грантны Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан территориясендә урнашкан әйдәп баручы фән үзәкләренең матди-техник базасын яңарту, белгечләр фикеренчә, студентлар һәм аспирантлар әзерләүнең сыйфатына йогынты ясаячак һәм тикшеренү бурычларын куюның яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.